16 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең баш китапханәчесе Зәйнәп Әбугали кызы Җамалиева катнашында “Тел – рухи дөнья көзгесе” дип аталган республика күләм семинар үтте. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Алар барысы миллилекне саклап калу хаҗәтеннән үсеп килүче буынга мохит тудыралар. Шушы мохиттә яшәгән өлкән буын үзеннән соң килер буынга олы мирас итеп, туган телен, милли традицияләрен калдыра. Зәйнәп Әбугали кызы бүгенге көндә китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булган – туган телне саклау мәсьәләләре, заманага яраклаштырып башкарыла торган яңа эш формалары, республика китапханәләренең эш тәҗрибәләре хакында сөйләде, методик ярдәмлекләргә күзәтү ясады, “Иң яхшы мәдәният учагы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” республика бәйгеләренә материаллар әзерләүнең төп юнәлешләрен ассызыклады.
Шулай ук очрашуда Совет һәм Россия татар язучысы, әдәбият белгече, редактор, җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев та катнашты. Ринат Мөхәммәдиевның иҗаты белән якыннан таныш булган китап укучылар, китапханәчеләр автор белән аралашып, әдәби мәйданда китап укучы – язучы мөнәсәбәтендә үтте.





