29 июнь көнне «Маша и Медведь» мультфильмы герое — Маша балаларны «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да…» әкиятле сәфәргә дәште. Чарада Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар катнашты. Алар Машага ияреп татар, рус, чит ил әкиятләре буенча төзелгән төрле биремле уеннарда катнаштылар, әкиятле пазллар тезделәр. Кунаклар, бик тырышып һәм оста итеп, “Теремок” әкиятен, бармак курчаклары ярдәмендә, үзләре дә уйнап күрсәттеләр. “Маша и Медведь” мультфильмы да балалар күңеленә хуш килде.
29 июня героиня мультфильма «Маша и Медведь» — Маша пригласила детей на литературную прогулку «Борын-борын заманда» яши бирә һаман да…». В мероприятии приняли участие дети, посещающие воспитательный центр “Әс-сәләм” при Балтасинской центральной мечети. В сопровождении Маши они участвовали в различных заданиях, составленных по мотивам татарских, русских, зарубежных сказок, строили сказочные пазлы. С большим усердием и мастерством гости сами сыграли сказку “Теремок” с помощью пальчиковых кукол. Очень полюбился детям и мультфильм «Маша и Медведь».





