“Китап белән юлга”

13 нче июль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре районыбызның «Романтик» балалар лагеренда “Китап белән юлга” дип аталган квест уенын үткәрделәр. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде.

“Китап белән юлга” квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлау». Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеп нормативларны вакытка тапшырды. Соңыннан чара күңелле «Әдәби дуэль» белән тәмамланды.

Последние новости