Балтач Үзәк китапханәсе авылда яшәп, хезмәт сөеп көн итүче тырыш, уңган, мөләем авыл ханымнарын “Авыл ханымы” марафон- бәйгесенә йомгак ясау кичәсенә чакырды.
Марафон үз тирәсенә төрле төбәктә яшәүче 65 катнашучыны җыеп аның герографиясен шактый киңәйтте. Балтач, Апас, Алексеевск, Әлмәт, Казан, Балык Бистәсе, Биектау, Лениногорск, Арча, Чистай, Төмән, Пермь якларында яшәүче ханымнар иң матур язмалары белән күңел түрләренә үтеп кереп, истәлекләрен барладылар, һәрберебезне уйландырып та, елмайтып та алдылар, яңа дуслар таптылар.





