Балалар язучысы Николай Носовның тууына 115 ел тулу унаеннан Таузар авылы мəктəп — балалар бакчасында «Носов əкиятлəре дөньясында» исемле əдəби иртə үтте. Балалар презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Атаклы «Фантазеры» әсәрен укып, сорауларга жавап бирделәр, китапханәче белән фикер алыштылар.





