Яңа ел — якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар,әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. Шул уңайдан Балтач үзәк китапханәсе каршындагы «Салават күпере» эшләнмәләр клубында «Когда приходят чудеса” дип исемләнгән арт-студия узды. Чара барышында балалар Яңа елның бәйрәм итү тарихын, шулай ук чыршы уенчыклары каян барлыкка килгәне турында белеп киттеләр. Катнашучылар үз куллары белән Яңа ел чыршысы өчен уенчыклар ясадылар. Үз куллары белән ясалган уенчык — ул якыннары өчен искиткеч бүләк.





