Яхшы кешеләр турында яхшы китаплар

22 нче январьда рус балалар язучысы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел булды. А.Гайдар әсәрләрен укып, аларга нигезләнеп төшерелгән фильмнарны карап ничә буын үсте. Аның геройлары яхшылыкка, шәфкатьлелеккә,киң күңелле булырга, үзара ярдәмләшеп яшәргә, Ватанны яратырга өйрәтә. Балалар язучысының юбилее уңаеннан Смәел авылы китапханәсендә «Яхшы кешеләр турында яхшы китаплар» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Биредә укучылар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алды, презентация, буктрейлерлар ярдәмендә әсәр геройлары белән танышты.

Последние новости