Россиядә Гаилә елы һәм 14 нче февраль-Гашыйклар көне уңаеннан, Смәел авылы китапханәсендә мәхәббәт хисләрен татып, гомер юлларын бергә бәйләгән, күзләрен күзләрдэн алмый, кулларын куллардан жибәрми янәшә баручы парлар «Бәхетем,шатлыгым» дип аталган гаилә кафесына жыйналды. Уңган, тырыш, сөйкемле парлар Айгөл һәм Илгиз Идрисовлар, Рәмзия һәм Фәнис Шагиахметовлар, Раилә һәм Ирек Сәләхиевлар гаиләләре кафебыз кунаклары булдылар, балалары белән бергәләп төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар.
Әлеге мәхәббәтле гаиләләргә алдагы тормышларында гаилә ныклыгы, балаларының игелеген күреп яшәүләрен теләп, кичәбезгә килгәннәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!





