Батырлык исемен йөртер ир-егет

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән “Батырлык исемен йөртер ир-егет” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарабызның төп кунагы – район әфганчылар советы рәисе Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин булды. Армия сафларыннан Әфган җирлегендә барган утлы көрәшкә кертелгән яшь егетләр арасында ул да була.

Укучыларыбыз исә, солдат тормышы, Ил һәм Ватан алдындагы изге бурычын батырларча үтәгән әлеге хөрмәтле шәхесебезнең хатирәләр белән сугарылган һәр сүзен йотлыгып тыңладылар.

Дилүс Мәгъcүм улы районыбызда Әфганчылар музеена нигез салучы да. Очрашу барышында музейдагы экспонатларның кайберләре белән укучыларыбызны да таныштырып үтте. Бүгенге көндә әлеге экспонатлар һәркайсы да шул вакытларның тере тарихы булып сакланып килә. Чын ир-егет нинди булырга тиеш, кыенлыклар килеп туганда ничек югалып калмаска, киләчәктә Ватанны саклаучы егетләребезгә Әфган ветераны тарафыннан тирән мәгънәле фикерләр, киңәшләр җиткерелде.

Последние новости