21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырылган. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән «Әлифбалы туган телем» чарасы үткәрелде. Бала дөньяга аваз салгач туган телен әти-әнисеннән өйрәнә, ә туган телеңнен хәрефләрен өйрәнү, уку-язу әлифбадан башлангыч ала. Чара әлифбалар тарихы, шигъри әлифбалар, кызыклы хәрефләр дөньясына багышланган китаплар ярдәмендә үткәрелде.





