“Музейларда – үткәнебез, киләчәккә бүләгебез” исеме белән мәдәни экскурсия Шеңшеңәр авылы китапханәсенең өлкән яшьтәге китап укучылары өчен Карадуган авылында урнашкан “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”на оештырылды. Өлкән яшьтәге китап укучылар мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Аларның көндәлек мәшәкатьләрдән ял итү урыны да клуб, китапханәдә үткәрелгән чаралар. Музейга экскурсия өлкәннәребез өчен 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә карата бүләк буларак та оештырылды. Музейда өлкәннәрне бик җылы каршыладылар, Муса Җәлил турында тәфсилләп сөйләделәр. Китап укучыларыбыз каһарман шагыйрь турында белгәннәреннән тыш бик күп өстәмә мәгълүмат алдылар.
Музейны оештыручы “Балтач районының Мактаулы гражданины” дигән исемгә лаек булган Бакый Шәймулла улы Зыятдиновның киңкырлы эшчәнлеге турында бүгенге директор Фирая Муллазыя кызы аеруча җылы итеп сөйләде. Гомеренең бер минут вакытын да бушка үткәрмәгән, үзеннән соң искиткеч бай мирас калдырган Бакый аганы якыннан белүчеләр үзләре дә истәлекләре белән уртаклаштылар.
Себер тракты тарихы аеруча да кызыклы булды. Чөнки Нижний Новгородтан Пермь шәһәренә таба баручы Себер тракты Балтач районы авыллары: Карадуган, Яңгул, Шеңшеңәр аша да уза. Тыңлаучыга үзе яшәгән тирәлекнең тарихи үткәне якын, музей экспонатлары арасыннан да өлкән укучылар бала чаклары, яшьлекләрендә күргән, кулланган көндәлек-көнкүреш җиһазлары турында кызыксынып тыңладылар.
Музейдагы экскурсиядән соң, өлкән буын китап укучылар Казан юлы өстендә урнашкан “Ватан сакчылары” аллеясында булып Россия Герое О. Исаев истәлегенә “Небо выбрало нас” һәм МХО барышында батырларча һәлак булган райондаш егетләрне хөрмәтләп куелган “Батырлар даны – мәңгелек” һәйкәлләрендә булдылар.
Районыбызның истәлекле урыннары буйлап оештырылган мәдәни экскурсия китап укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Әлеге очрашудан алган истәлекләр алар күңелендә озак сакланыр әле.





