Әниемә бүләккә!

Әнигә бүләк алу һәрвакыт күңелле, ә баланың куллары белән ясалган әйберләре күп тапкыр кыйммәтрәк һәм мөлаемрак. Түнтәр авылы китапханәсе тарафыннан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Әниемә бүләккә!» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар мастер-класс барышында кистеләр, ябыштырдылар, эшләү өчен төсләр, формалар һәм материаллар сайладылар, хис-кичерешләрен белдерделәр һәм үзләренең хезмәт нәтиҗәсенә шатландылар.

Последние новости