Һәрбер милләтнең бүгенге көнгә кадәр сакланып килүендә гореф-гадәтләрен, туган телнен, мәдәниятен онытмавындадыр. Чепья авылы китапханәсенең китап укучы яшүсмерләренә элек заманнардан бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән стан белән паласлар туку буенча мастер-класс оештырылды. Мастер-классны палас туку остасы Нәҗипова Гөлзифа үткәрде. Яшүсмерләр төрле сораулар биреп, бу эш белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Чара ахырында үзләре дә стан артына утырып палас тукып карадылар.





