Счастливы ВМЕСТЕ

«Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә.

5 июль көнне Балтач Үзәк китапханәсе “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, Ленини урамында урнашкан күпфатирлы йортның уен мәйданчыгында “Бергә без-бәхетле”(“Счастливы ВМЕСТЕ”) исемле күңел ачу чарасы үткәрде. Әти, әни, әби-кунакларыбыз бар гаилә белән әлеге чарада күңелле итеп ял итте. Уеннарда бердәмлек, күмәк көч, зиһен көче-берсеннән-берсе кызыклы, истәлекле мизгелләр белән үрелеп барды. Әлеге көн кабатланмас якты хатирәләре белән күңелне җылытып торыр дигән теләктә бәйрәмебезне тәмамладык!

Последние новости