«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Балтач муниципаль районы үз чыгышын тәкъдим итте. Жюри әгъзалары Казан шәһәре «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы ярминкә белән танышканнан соң Балтач авыллары тарихын чагылдырган «Балтач — китаплы төбәк» китап күргәзмәсенә сокланды, Балтач ягының нинди һөнәрле як икәненә «Балтач һөнәрчеләре» күргәзмәсен карап инанды.





