21 нче март-Бөтендөнья шигърият көне.
Гүзәл табигатьле Балтач ягы шигъри бишек ул. Яраткан журналыбыз Казан утларының март ае санында китапханәбез каршында эшләп килүче “Шигъри тәлгәшләр” әдәби берләшмәсе иҗатчыларына шактый зур урын бирелде. Шигърият көне уңаеннан, районыбызның Үзәк китапханәсендә шигырь сөюче укучыларыбьз белән очрашуга бер төркем зур кунакларыбыз: Казан утларының баш мөхәррир урынбасары, журналист, язучы-Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөдире, 2012-2016 елларда язучылар рәисе булып эшләгән татар драматургы, балалар шагыйре-Рафис Корбан, шулай ук, бүлек мөхәррире – Фәнил Гыйләҗевлар кайтты.
Әдәби кичә барышында олпат шагыйрьләребез-Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Сәлимә Габделхакова үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Өметле, яшь шагыйрәбез — Зөһрә Рамазанова, каләм тибрәтүче шигърият юлын үзләренә маяк итеп алган, Казан утлары журналында иҗат җимешләре басылып чыккан иҗатчы кызларыбыз да бәйрәм түрен бизәде.





