Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Балтач Үзәк китапханәсе районыбызның Ленина урамында урнашкан күпфатирлы йортның уен мәйданчыгында «Гаилә-күңел хәзинәсе» исемле бәйрәм чарасы үткәрде. Әниләр, әбиләр, балалар — бар гаилә белән әлеге чарада күңелле итеп ял итте. Уеннарда бердәмлек, күмәк көч, зиһен көче-берсеннән-берсе кызыклы, истәлекле мизгелләр белән үрелеп барды. Әлеге көн кабатланмас якты хатирәләре белән күңелне җылытып торыр дигән теләктә калабыз





