Бердәмлек — безнең көч

«Бердәмлек — безнең көч» исеме белән тематик сәгать, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, күчмә китапханәдә Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Дәүләт күләмендә билгеләнеп үтелүче бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә.
Укучыларга әлеге вакыйгалар турында кызыклы видеопрезентация күрсәтелде. Тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә бердәмлекнең бик зур көчкә ия булганлыгы аңлатылды. А. Алишның «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте һәм Крыловның «Щука, лебедь и рак» мәсәлләре кычкырып укылды. Бердәмлек булмаганда, нинди генә эшкә тотынсаң да уңышка китермәгәне ассызыкланды.
Чара ахырында укучыларга китапханә фондын тулыландыручы вакытлы матбугат басмаларына күзәтү үткәрелде, көзге каникул вакытында укырга китаплар тәкъдим ителде.

Последние новости