Бу ел беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу көн — күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм һәр ел саен 8 сентябрь көнне булачак. Шул уңайдан Арбор авылы китапханәсендә түбән сыйныф укучылары өчен «Халыклар теле дуслык күпере » исемле чара оештырылды. Укучылар төрле халыкларның әкиятләрен укыдылар, китапханәдә булган төсле рәсемле әкият һәм шигырь китапларын кызыксынып карадылар.





