Кто хочет стать миллионером?

15 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучыларына «Кто хочет стать миллионером?» дип аталган интеллектуаль уен тәкъдим итте.
Чара укучыларның Тукай иҗатын тирәнрәк аңлауларына, белем киңлеген арттыруга, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән иде.
Уенда ике команда катнашты — «Тукай оныклары» һәм «Шүрәлеләр». Бүген укучылар Габдулла Тукайның язмышы һәм бай иҗади мирасы белән якынрак таныштылар, тормыш юлындагы истәлекле һәм кызыклы вакыйгаларны белделәр. Аның әсәрләрен искә алып, безнең рухи дөньябызны тәрбияләүдәге ролен аңладылар: Габдулла Тукай кешелекне дөрес юлдан барырга өнди, матурлыкны күрергә, тирән хисләр кичерергә өйрәтә.

Последние новости